Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми.
Мин – яхшы Кѳтүче. Ата Мине, Мин Атаны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым ѳчен тормышымны да кызганмыйм.