Аның бу сүзләрен тыңлап торган халык арасында кайберләре:– Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр.
Берләре:– Бу – Мәсих.Ә башкалары:– Мәсих Гәлиләядән килер микән?
Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр.
Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты.