Гайсә аларга җавабында:– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде.
Әмма Мин хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең ѳчен хәерлерәк. Чѳнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен.
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар.
«Аллаһы әйтә: „Ахыр кѳннәрдә Үз Рухымны коярмын Бар кешеләргә. Улларыгыз, кызларыгыз Мин әйткән сүзләрне Игълан итәрләр. Яшьләрегез илаһи күренешләр, Картларыгыз тѳшләр күрерләр.
Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә – азатлык.