Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, һәм бу һәркемнең күңелендә курку хисе уятты. Хатын шундук җан биреп идәнгә егылды. Егетләр, кергәч, аның үлгән булуын күрделәр һәм, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар. Иман итүчеләрне һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын кѳчле курку биләп алды. Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яһүдләргә һәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга тѳште, һәм Гайсә Раббының исеме тагын да күбрәк ихтирам ителә башлады. Мин яныгызда икенче мәртәбә булганда сезгә кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә сезне тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, әүвәл гѳнаһ кылганнарны һәм башкаларның һәммәсен дә кызганмам, Шунлыктан мин боларны сездән читтә вакытта язам. Яныгызга баргач, Раббының җимерү ѳчен түгел, бәлки ныгыту ѳчен миңа биргән вәкаләтен каты рәвештә кулланмаска ѳметләнәм.
Выбор основного перевода