Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады. Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитләре. Шулай итеп, бѳтен Исраил халкы яхшы белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Раббы һәм Мәсих итте, – диде Петер. Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шѳһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитләре. сезнең һәммәгезгә һәм бѳтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнең каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. Ул яһүдләр илендә һәм Иерусалимда кылган барлык эшләргә без шаһитбез. Аны хачка асып үтерделәр. Ә ѳченче кѳнне Аллаһы Аны терелтеп торгызды. Аның хакында язылганнарның бѳтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан тѳшереп, кабергә салдылар. Әмма Аллаһы Аны үледән терелтеп торгызды. Чѳнки Аллаһы галәмне гадел хѳкем итү кѳнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хѳкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте. «Аталарыбызның Аллаһысы Аның ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә һәм Раббының тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миңа Һанани. – Мәсих безнең урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чѳнки Изге язмада: «Агачка асылган һәркем ләгънәтле», – дип язылган. Гѳнаһлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гѳнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз.
Выбор основного перевода