Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай итеп, җирдә түгелгән бѳтен тәкъваларның каны сезнең башка тѳшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында сез үтергән Берехия улы Зәкәрия канына кадәр. – Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз ѳстендә булсын! – дип җавап бирде бѳтен халык. Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. Шулай итеп, бѳтен Исраил халкы яхшы белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Раббы һәм Мәсих итте, – диде Петер. Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитләре. Аларны чакырып керттеләр һәм Гайсә хакында һичнәрсә сѳйләмәскә һәм ѳйрәтмәскә әмер бирделәр. Сезнең ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез.
Выбор основного перевода