Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сез моңа шаһитләр. Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк. Сез дә шаһитлек бирерсез, чѳнки сез баштан ук Минем белән булдыгыз. Әмма сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бѳтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дѳньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз. Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитләре. Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитләре. Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый.
Выбор основного перевода