Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Филип аңа Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне шул урыннан башлап сѳйләп бирде. Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухеягә килгәч, яһүд булмаганнарга да Раббы Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләделәр. Шулай бер кѳнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакында һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сѳйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – диделәр, ә икенчеләре: – Ул чит илаһлар турында вәгазь итә булса кирәк, – диделәр. Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә
Выбор основного перевода