Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
аларны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе кѳнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар. Кинәт Раббының бер фәрештәсе пәйда булды һәм бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне тѳртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул аңа. Шул вакыт Петернең кулларыннан богаулары шуып тѳште. – Билеңне бу һәм аягыңа ки, – диде фәрештә. Ул шулай эшләде. – Ѳс киемеңне ки дә минем арттан бар, – диде аннары. Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңламыйча, аның артыннан китте. Ул, илаһи күренеш күрәмдер, дип уйлады. Беренче һәм икенче сакчыны үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар һәм, бер урамны үткәннән соң, кинәт фәрештә аның берүзен калдырды. Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук барлык ишекләр ачылды, барысының да аякларыннан богаулары тѳшеп китте.
Выбор основного перевода