Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Патшалык хакындагы сүзне тыңлаучы һәм аны аңламаучы һәркемнең йѳрәгенә чәчелгәнне шайтан килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык. Бу вакытта унике шәкертнең берсе Искариот кушаматлы Яһүднең эченә шайтан керде. Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. Иблис Шимун Искариот улы Яһүднең күңеленә Гайсәгә хыянәт итү фикерен салганнан соң, шәкертләре белән кичке аш ашаган вакытта, Шул сыныкны кулына алуга ук аның эченә шайтан керде. Шунда Гайсә Яһүдкә:– Эшлисе эшеңне тизрәк эшлә, – диде. Әмма Петер: – Димәк сез Раббының Рухын сынап карарга сүз беркеттегез? Менә иреңне күмгән кешеләр ишектән кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде. Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йѳри. Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу ѳчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. һәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар!
Выбор основного перевода