Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һируд аны үтерер иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты. Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр. Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар. «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – диештеләр.Барча халык тѳркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар. Гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп бардылар. Шундук баш руханилар һәм канунчылар, Ул сѳйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Баш руханилар һәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. Петер белән Яхъяның халыкны ѳйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сѳйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сѳйләп торган вакытта килеп,
Выбор основного перевода