Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки ул: «Аның киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип эченнән генә уйлаган иде. Алар Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыкты. Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды. Аллаһы исә Паулның куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды. Паул тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны алып китеп авырулар ѳстенә салдылар һәм шуннан соң авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты.
Выбор основного перевода