Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тәкъва булганнары ѳчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле,чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы тѳрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр. Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чѳнки Мине Җибәрүчене белмиләр. Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану ѳчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз. Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йѳртүегез ѳчен Аллаһыны данлагыз.
Выбор основного перевода