Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә Аллаһы Йортында Сѳләйман әйванында йѳргән чакта, Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, һәм бу һәркемнең күңелендә курку хисе уятты. Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны җибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык, Сѳләйман әйваны дип аталган залга йѳгереп кереп, алар янына җыелды. Барлык иман итүчеләр йѳрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде. Ә мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бѳек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды. Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. Бѳтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сѳйләделәр, халык аларны тыңлады.
Выбор основного перевода