Үҗәт халык! Йѳрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сѳннәтсез адәмнәр! Сез, аталарыгыз кебек үк, Изге Рухка һәрвакыт каршы киләсез.
– Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш.
Шулай итеп, без Раббы Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаһы аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем мин? – диде Петер.
Чѳнки Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «кѳчсезлеге» кешеләрнең кодрәтеннән күп ѳлеш кодрәтлерәк.