21
Рәсүлләр, тыңлаучанлык күрсәтеп, иртә таңнан Аллаһы Йортына килделәр һәм ѳйрәтә башладылар. Ә иң баш рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының аксакалларын чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар. Рәсүлләрне алып килү ѳчен, тәртип саклаучыларны зинданга җибәрделәр,
Килеп җиткәч, аларны Киңәшмә алдына бастырдылар һәм иң баш рухани:
Шул вакыт бѳтен халык тарафыннан мѳхтәрәм канунчы, Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты һәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде.
Рәсүлләр исә, Гайсә исеме ѳчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр.
Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды һәм аларны үтерергә әмер бирде. Шуннан соң Һируд Яһүдиядән Кайсариягә китте һәм шунда калды.