Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргән кебек җибәрәм. Шуңа күрә, еланнар кебек сакланучан булыгыз һәм күгәрченнәр кебек эчкерсез булыгыз. Чѳнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, сайланганнарны алдау ѳчен, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр. Сезне бар кешеләр мактый икән,сезгә кайгы!Чѳнки аларның аталары даялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар. Ә ялланган кѳтүче – чын кѳтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һѳҗүм итеп, аларны таратып бетерә. Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, кѳтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген мин беләм. Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнең арагызда да ялган ѳйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хѳкемдарны да инкяр итеп, үз ѳсләренә кѳтелмәгән һәлакәт китерерләр. Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. Һәм мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан чыккан гѳберле бака сыман ѳч шакшы рухны күрдем.
Выбор основного перевода