Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Берәр шәһәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табып, үзегез киткәнгә кадәр аның ѳендә калыгыз. Ѳйгә кергәндә, иминлек теләген әйтеп керегез. Әгәр ѳй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек булсын, ә лаексыз булса, сезнең иминлегегез үзегезгә кире кайтсын. Ә берәр йорт яки шәһәр сезне кабул итмәсә, сүзләрегезне тыңламаса, ул чакта бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез. Ә яһүдләр, халыкның күплеген күреп, кѳнләштеләр һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр. Бу ялган ѳйрәтүчеләр үзләре аңламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән һәм фәкать аулау һәм үтерелү ѳчен генә туган аңсыз хайваннар сыман. Хайваннар ничек үтерелсә, шулай бу ялган ѳйрәтүчеләр дә һәлак ителәчәкләр. Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар ѳчен хозурлык – кѳн яктылыгында мәҗлесләрдә комсызланып ашап-эчү. Сезнең мәҗлесләрегездә булганда, алар – пычрак һәм хурлыклы таплар, чѳнки алар үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр. Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күңел бирәләр һәм гѳнаһтан һич туймыйлар; тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар; аларның күңелләре комсызлыкта шомарган; алар – ләгънәт уллары. Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар. Алар үзенең явыз гамәлләре ѳчен табыш алуны яраткан Бегор улы пәйгамбәр Бильям эзләреннән бара башладылар. Ә Бильям явыз эше ѳчен шелтәләнгән. Ишәк аңа кеше тавышы белән эндәшеп, пәйгамбәрне ахмаклыгыннан туктаткан. Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, кѳчле җил куып тараткан томан сыман. Алар ѳчен тирән караңгылыкта урын саклана. Чѳнки алар, күпертелгән буш сүзләр сѳйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары; чѳнки кеше нәрсәгә җиңелсә, шуның колы була. Әгәр бу кешеләр Раббыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дѳньяның азгынлыгыннан арынганнан соң янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк аларның соңгы халәте элеккегедән яманрак була. Чѳнки хаклык юлын танып белгәннән соң үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бѳтенләй белмәүләре алар ѳчен яхшырак булган булыр иде. Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дѳрес әйтелгән: «Эт үзенең косыгына әйләнеп кайта», һәм «Юындырылган дуңгыз пычрак сазда аунарга бара».
Выбор основного перевода