Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап, киткән. Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип әйткән, әмма бармаган. Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән?– Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр.– Ышаныгыз: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр. Ни ѳчен сез Миңа: «Раббым! Раббым!» – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? Мине җибәргән Атамның ихтыяры шул: Улын күрүче һәм Улына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышы булсын, Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын. Кайбер ырымчы илгизәр яһүдләр дә, җенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазь иткән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Гайсә Раббы исемен кулланырга тырыштылар. Чѳнки канунны ишетүчеләр түгел, бәлки канунны үтәүчеләр Аллаһы каршында акланган дип игълан ителәчәк. Менә шуның ѳчен сезгә әйтәм: Аллаһы Рухы белән сѳйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, һәм бары Изге Рух аша гына: «Гайсә – Раббы», – дип әйтә алыр. Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак. Дѳнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши.
Выбор основного перевода