Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Күк Патшалыгына Миңа: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. Минем яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була: ул, йорт тѳзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез ѳстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чѳнки ул нык итеп тѳзелгән булган. Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез кормыйча гына җир ѳстенә йорт салган кеше кебек. Ташкын сулары йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук авып тѳшкән, бик нык җимерелгән. Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йѳзен кѳзгедән караучыга охшап кала: үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йѳзенең ниндилеген шундук оныта. Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак.
Выбор основного перевода