Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә инде берәрсе кешеләр каршында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам каршында аннан ваз кичәрмен. Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен җибәрер, алар Аның Патшалыгыннан гѳнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен җыеп, янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Әгәр түзәбез икән, Аның белән патшалык та итәрбез; Әгәр Аннан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен».
Выбор основного перевода