Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әй, син, башкаларны хѳкем итүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың; чѳнки башкаларның эшләрен хѳкем итүең белән үзеңне дә хѳкем итәсең, син үзең дә шул ук эшләрне эшлисең бит. Башканың хезмәтчесен хѳкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; һәм басып торачак, чѳнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле. Шулай булгач, син ни ѳчен имандашыңны хѳкем итәсең? Ә син ни ѳчен имандашыңны кимсетәсең? Без барыбыз да Аллаһының хѳкем итү урыны алдына басачакбыз. Сезнең яки башкаларның минем хакта хѳкем йѳртү рәвеше әһәмиятле түгел; мин үзем дә үзем турында хѳкем йѳртмим. Ләкин, үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моның белән үземне акламыйм. Мине бер Раббы гына хѳкем итә. Шуңа күрә, Раббы килгәнче берничек тә хѳкем итмәгез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртачак һәм эчкерсез ниятләрне күрсәтәчәк, һәм шул чакта һәркемгә Аллаһыдан мактау булачак. Туганнар, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хѳкем итүче канунны да яманлый һәм хѳкем итә. Әгәр син канунны хѳкем итәсең икән, димәк, син – канунны үтәүче түгел, ә аны хѳкем итүче хаким.
Выбор основного перевода