Гайсә исә, як-ягына карап, шәкертләренә әйтте:– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!
Аның бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте:– Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
Алар, гаҗәпләнеп, үзара сѳйләштеләр:– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?
Гайсә аларга карап:– Кешеләргә бу мѳмкин түгел, әмма Аллаһыга мѳмкин. Аллаһыга һәр нәрсә мѳмкин, – дип әйтте.
– Бар кѳчегезне куеп, тар ишек аша керергә тырышыгыз; чѳнки сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар.