Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бѳтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр. Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез. Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз; чѳнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була. «Зина кылма», «кеше үтермә», «урлама», «хирыслык кылма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән сүзләр белән аңлатыла. Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми; шуңа күрә бѳтен канун мәхәббәт белән үтәлгән була. Чѳнки бѳтен канун бер әмердән гыйбарәт: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
Выбор основного перевода