Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да! Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер. Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чѳнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. һәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чѳнки Аның әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез.
Выбор основного перевода