Яхшы җимеш китерер ѳчен агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.
Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара.
Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Аңа кагылыр ѳчен, Аның янына этешеп-тѳртешеп киләләр иде.
Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык,
потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар,
кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.
Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк.
Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк.
Имандашларым, инҗир агачы зәйтүн, ә йѳзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә тѳче су бирә алмый.