Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә ѳйрәтеп һәм вәгазьләп йѳрергә дип, аннан китте. Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сѳйләп бетергәч, Гайсә аннан китте. Гайсә Үзенең сүзен тәмамлагач, Гәлиләядән китеп, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде. Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә әйтте: Аның ѳйрәтүенә барысы да хәйран калдылар, чѳнки Ул канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек ѳйрәтте. Шимбә кѳнне Гайсә гыйбадәтханәдә ѳйрәтте. Аны тыңлаган һәммәсе:– Бу Аңа кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аның куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! – дип таң калдылар. Халыкка әйтәсе сүзләрен сѳйләп бетергәннән соң Гайсә Кәпәрнаумга килде. Аның ѳйрәтүенә хәйран калдылар, чѳнки Ул хакимнәрчә сѳйли иде. – Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сѳйләгән кебек сѳйләгәне юк, – дип җавап бирделәр.
Выбор основного перевода