Һируд аны үтерер иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.
– Берәүләр Аны – Чумдыручы Яхъя, ди, икенчеләре – Ильяс, ә кайберләре исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәплиләр, – диделәр.
– Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип җавап бирде халык.
Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр.
Бу хакта баш руханилар һәм канунчылар ишеткәч, алар Гайсәне һәлак итү әмәлен табарга тырыша башладылар. Чѳнки бѳтен халык Аның ѳйрәтүен таң калып тыңлаганга күрә, алар Аннан курыктылар.
«Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – диештеләр.Барча халык тѳркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар.
Барысы да куркып калдылар һәм Аллаһыны данладылар.– Безнең арадан бѳек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
Аның бу сүзләрен тыңлап торган халык арасында кайберләре:– Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр.
Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чѳнки булган хәл ѳчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде.