Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул кѳннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде. Ул:– Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итте. Ишагыйя пәйгамбәр:«Чүлдә кычкыручының тавышы:„Раббыга юл әзерләгез,Аңа сукмакларны турайтыгыз"», –дип Яхъя турында әйткән иде. Яхъя дѳя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йѳрде. Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы иде. Аның янына Иерусалим халкы һәм бѳтен Яһүдия белән Үрдүн буе тѳбәгендә яшәүчеләр килә иде. Килүчеләр үзләренең гѳнаһларын икърар иттеләр, һәм аларны Яхъя Үрдүн елгасында чумдырды. Суга чумдырылырга дип, күп фарисейләрнең һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга:– Сез, елан токымы! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте? Ихлас күңелдән тәүбә иткәнегезне күрсәтә торган җимеш китерегез. «Безнең атабыз – Ибраһим», – дип күңелегездән әйтәсе булмагыз. Сезгә әйтәм: Аллаһы менә бу ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала. Балта агачлар тѳбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаһы Рухына һәм утка чумдырыр. Аның кулында җилгәргеч; Ул ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте. Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу ѳчен, Гәлиләядән Гайсә килде. Яхъя исә Аны туктатырга тырышып:– Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең! – диде. – Хәзер шулай булсын. Аллаһы ихтыярын без шуның белән үтәрбез, – диде аңа Гайсә.Шуннан соң Яхъя риза булды. Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде. Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде. Яхъяның суга чумдыруы кемнән булды? Күктәнме, әллә кешеләрдәнме?Алар үзара:– Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни ѳчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сораячак. Суга чумдырылырга дип, салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан:– Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар. Ул аларга:– Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирде. Бу сүзләрне ишеткән бѳтен халык, хәтта салым җыючылар да, Аллаһының хак икәнен икърар иттеләр, чѳнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр. Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр һәм канун укытучылары Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар.
Выбор основного перевода