Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. Шулай бер кѳнне кѳндезге ѳчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы Йортына килделәр. Тумыштан ук аяклары гарип булган бер кешене, Аллаһы Йортының Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорау ѳчен, һәр кѳн утыртып калдыралар иде. Шул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы Йортына керүләрен күреп, алардан хәер сорады. Алар аңа игътибар белән карадылар һәм Петер: – Безгә кара, – диде. Теге кеше, нәрсә булса да алырга ѳметләнеп, аларга текәлеп карады. Әмма Петер: – Минем алтын-кѳмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йѳр! – диде һәм аны уң кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенең аяклары һәм тез буыннары ныгыды. Ул сикереп торды һәм йѳри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаһы Йортына керде. Бар халык бу кешенең йѳрүен һәм Аллаһыны мактавын күрде. Кешеләр аның Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.
Выбор основного перевода