Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә җавап бирде:– Чѳнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мѳмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [ Ул әйтте:– Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тут агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыңлар иде. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. Ләкин сез иман белән, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чѳнки шикләнүчеләр, җил куып йѳрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.
Выбор основного перевода