Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул вакытта баш руханилар һәм Исраил халкының аксакаллары Кәяфәс исемле иң баш руханиның сараенда җыелдылар һәм Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар. Иртән иртүк, барлык баш руханилар һәм халык аксакаллары, киңәшләшеп, Гайсәне ничек үтерү турында сүз куештылар. Чѳнки Пилат яһүд башлыкларының Гайсәне кѳнләшү аркасында тотып биргәннәрен белә иде. Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. Шуннан соң Гайсә, яһүдләрнең Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яһүдиядә йѳрергә теләмәде. Шуңа күрә Ул Гәлиләядә йѳрергә булды. Шунда баш руханилар һәм фарисейләр киңәшмә җыйдылар.– Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә. Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде.
Выбор основного перевода