Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин сезгә әйтәм: кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан күпләр килерләр һәм Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес ѳстәле артында утырырлар. Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз. Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде. Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: яһүд булмаган халыкларга Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр җибәрелгән һәм аны алар тыңларлар, – диде Паул. [
Выбор основного перевода