Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аның ботаклары бѳреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнең җитәчәген беләсез. Шулай ук, сез дә боларның һәммәсен күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек тѳбендә. Ул мондый гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Берәүнең йѳзем бакчасында инҗир агачы үскән. Бервакыт ул бакчага килгән һәм агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. Һәм бакчачыга әйткән: «Менә ѳч ел инде мин шушы инҗир агачының җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни ѳчен ул урын алып тора?» Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын, бәлки киләсе елда җимеш бирер? Ә юк икән, ул чакта кисеп ташларга кушарсың». Ләкин әгәр бу җирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аның бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кѳтә, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар.
Выбор основного перевода