Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз. Һаннас һәм Кәяфәс иң баш руханилар булган вакытта чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаһыдан сүз булды. Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр һәм канун укытучылары Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар. Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. Иерусалим яһүдләре руханиларны һәм левилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?» – дип сорар ѳчен җибәргәч, ул, һич тә яшермичә, шаһитлек биреп:– Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте. Алар аннан:– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.– Юк, – диде ул.– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең? Алар аннан:– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.– Юк, – диде ул.– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең? Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып:– Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз», – дип чүлдә кычкыручының тавышы, – диде. Җибәрелгәннәр фарисейләрдән иде. Алар Яхъядан:– Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни ѳчен соң суга чумдыру йоласын башкарасың? – дип сорадылар. Яхъя аларга:– Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора. Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде. Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйтәниядә булды. Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде.
Выбор основного перевода