Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә, Иерусалимга кереп, Аллаһы Йортына юнәлде. Барын да карап чыккач, инде соң булганга, унике шәкерте белән бергә Бәйтфәгигә әйләнеп кайтты. Мәрьям һәм аның апасы Марта яшәгән Бәйтәния авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде. Мәрьям – авырып ятучы Лазарның сеңлесе, Раббының аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сѳрткән кыз. Шуңа күрә Гайсә инде яһүдләр арасында ачыктан-ачык йѳрмәде. Ул аннан чүл янындагы бер ѳлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте һәм Үзенең шәкертләре белән шунда калды. Коткарылу бәйрәменә алты кѳн кала, Гайсә Бәйтәния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Лазар яши иде. Анда Гайсә хѳрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йѳрде, ә Лазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде. Мәрьям, нард үсемлегеннән ясалган бер кадак бик кыйммәтле хуш исле саф май алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәче белән сѳртте. Ѳй эче ислемайның хуш исе белән тулды. Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүд Искариот: – Ни ѳчен бу хуш исле майны, ѳч йѳз динарга сатып, фәкыйрьләргә ѳләшеп бирмәскә иде? – диде. Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы ѳчен әйтте. Уртак акча янчыгын йѳртү аның вазифасы иде. Ул аннан үзенә акча ала торган иде. Гайсә моңа җавап бирде:– Калдыр Мәрьямне, ул бу эшне Мине күмү кѳненә саклады, фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт бергә булмам.
Выбор основного перевода