Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар. Чѳнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачарлар. Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? Һәм ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер? Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, сезнең күктәге Атагыз Үзеннән сораучыларга бигрәк тә бирәчәк. Тагын сезгә әйтәм: сезнең икегез җирдә, үзара килешеп, Күктәге Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны эшләячәк. Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. Минем исемем белән Миннән нәрсә сорасагыз да, Мин аны эшләрмен. Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер. Ул кѳнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамаячаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. Шулай итеп, савыгу ѳчен, бер-берегез алдында гѳнаһларыгызны икърар итегез һәм бер-берегез ѳчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм кѳчле тәэсиргә ия. Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый. Аның тыңлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез.
Выбор основного перевода