Изге язмада әйтелгәнчә, Гайсә ул – «сез, тѳзүчеләр, кире каккан, ләкин иң мѳһим булып чыккан нигез ташы».
Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган: «Менә, Сионда кешеләрне абындырачак бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям; әмма Аңа иман итүче һичкем оятка калмас».
Чѳнки Изге язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, Аны, иң мѳһим почмак ташы итеп, Сионда куйдым. Аңа иман итүче һич оятка калмаячак».
Шулай итеп, Ул сезнең ѳчен, иман итүчеләр ѳчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар ѳчен «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш Иң мѳһим почмак ташы булды».
«Ул – кешеләрне абындырачак таш, Алар абынып егылачак кыя». Аллаһы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар ѳчен билгеләнгән дә бит.