Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин сезгә әйтәм: кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан күпләр килерләр һәм Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес ѳстәле артында утырырлар. Ә кемгә Патшалык алдан билгеләнгән иде, алар тышкы караңгылыкка куылырлар: анда елау һәм тешләр шыкырдату булыр. Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр. Чѳнки сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!» – дип сез әйтәчәк вакыт җитми торып, Мине күрмәссез! Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.
Выбор основного перевода