Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр. Шуңа күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәһәрдән шәһәргә куарсыз. Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тѳрмәләргә ябылды. Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә тѳренеп йѳрделәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар.
Выбор основного перевода