Пилат Аңа:– Димәк, Син – Патша? – диде.Гайсә җавап биреп:– Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү ѳчен тудым, Мин шуның ѳчен дѳньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган һәркем Мине тыңлый, – диде.
Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын таныйбыз.