Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сѳйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлек бирәбез; ә сез безнең шаһитлегебезне кабул итмисез.
Адәм Улына иман китерүче һәр кеше мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улы да күтәрелергә тиеш.
Гайсә аларның бу теләкләренә:– Сезгә хак сүз әйтәм: Атасының нәрсә эшләвен күрмичә, Улы Үзе һичнәрсә дә эшли алмас, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шуны эшләр.
Мин җирдән күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.