Ул Үзе күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлек бирә, әмма Аның шаһитлеген берәү дә кабул итми.
Гайсә, Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә, тавышын кѳчәйтеп, болай диде:– Сез Мине беләсез һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем, һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез,
Мин Атам янында күргәннәрем хакында сѳйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә.
Мин Үземнән сѳйләмәдем, нәрсә сѳйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде.