«Безнең атабыз – Ибраһим», – дип күңелегездән әйтәсе булмагыз. Сезгә әйтәм: Аллаһы менә бу ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала.
– Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең?
Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел; Изге язмада: «Синең нәселең Исхак аркылы булыр», – диелгән бит.
Моннан сез шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары.