Сез моны беләсездер: үзегезне итагатьле кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның коллары булырсыз: гѳнаһ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаһыны тыңлаучанлыкның коллары булсагыз, бу сезне Аллаһы алдында хак саналуга алып килер.
Сез, гѳнаһ коллары булган вакытта, тәкъвалык гамәлләренә карата азат идегез.
Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары; чѳнки кеше нәрсәгә җиңелсә, шуның колы була.
Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган.