Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының Патша булып килүен күргәнче үлемне татымаячаклар. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була. Ул кеше хѳкемгә дучар булмаячак, чѳнки инде үлемнән тормышка күчте. Гайсә аңа җавабында:– Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан ѳстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. Син дѳньядан Миңа биргән кешеләргә Синең исемеңне ачып бирдем. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дѳньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмадылар, чѳнки Аллаһы аны Үз янына алган иде. Аның турында, ул дѳньядан алынганчы Аллаһыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада.
Выбор основного перевода