Туганнары бу хакта ишеткәч, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны кѳчләп алып китәргә килделәр.
Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр:– Аның эчендә Белзебул бар! Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара.
Хатын исә:– Ничек итеп Син, яһүд була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсың? – диде.Ул бу сүзләрне яһүдләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте.
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
Яһүдләр Аңа:– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисең.
Аларның күбесе:– Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни ѳчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.