Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. Яктылык караңгылыкта яктыра, караңгылык исә аны сүндерә алмаган. Дѳньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. Мин дѳньяда вакытта, Мин – дѳньяга яктылык. Шунда Гайсә аларга:– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми. Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, Мин дѳньяга яктылык булып килдем. Без Аннан ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк.
Выбор основного перевода