Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Мин Атам янында күргәннәрем хакында сѳйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә. Сез үз атагызның эшләрен эшлисез.Алар Аңа:– Без уйнаштан тумаган, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диделәр. Аллаһы гѳнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хѳкем кѳнен кѳтәләр. Гѳнаһ кылучы исә иблистәндер, чѳнки иблис баштан ук гѳнаһ кыла. Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде. Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган. Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел.
Выбор основного перевода