Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
Шунда яһүдләр үзара:– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны ѳйрәтергә тели микән?
Аның: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз», – дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез. Яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: Сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз.